Татарстанда балалар бакчасында ике бала феназепам эчеп агуланган
Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, "Улыбка" 13 нче балалар бакчасында ике кызның агулануы турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән.
2017 елның 14 мартында, урамда көндезге уеннан соң, тәрбиячеләр ике баланың йөрешләре һәм сөйләмнәре бозылуын сизеп ала. Урынга ашыгыч ярдәм чакырыла һәм балаларның берсе агулану...